_Ярдм_ №33 (татарча)

Февраль аенда “Ярдәм“ милли ислам хәйрия фондында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез“ проекты эшләде. Курсларга килгән танылган шәхесләр белән сезне дә таныштырабыз. Укыту-тернәкләндерү үзәге һәм аның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинованың эшчәнлеге халыкара дәрәҗәдә зур кызыксыну уятты. Төркия телевидениесе “Ярдәм“дә документаль фильм төшерә башлады.