й, бу гомер(1)

КҮҢЕЛЛӘРДӘ АЧУ САКЛАМЫЙК Әй бу гомер, очраштыра икән, Күрештерә икән күпләрне. Ялгый икән,әгәр кирәк булса, Өзелепләр беткән җепләрне. Туган туганнарны оныткан чак, Дуслар белән дуслар очрашмый. Юктан гына чыккан үпкәләшү, Бар җиһанны килеп колачлый. Бертуганнар сәлам бирешмиләр, Очрашканда читкә карыйлар. Икетуган “берсен- берсе чәйнәп“ Белмим инде,ничек армыйлар? Кемнәргәдер килен ошап бетми, Кияүләрен кемдер күрә алмый. Ә кайчакта яшь пар яннарына Өлкәннәр дә инде сыя алмый. Оныкларны качыралар хәтта, Әби-бабай күрми балалар. “Нәрсә җитми икән безгә,дим ,мин, Нигә ерагая аралар?“ Карт-карчыклар китеп бара җирдән, Хәер-фатихасын бирмичә. Озак еллар инде чыгып киткән Баласының йөзен күрмичә. Еллар үтә,яшьләр олыгая, Кайта алар туган ягына. Сер бирәсе килми,тик күңелләр Әти-әниләрне сагына. Нишләсәң дә маңгай сырларыннан Тигезлекләр ясап булмый шул. Нишләсәң дә күңел тулган чакта Йөрәкләргә бал-май кунмый ул. ...Гомер үтә сиздермичә генә, Соңгы юлга чират җиткән бит. Хатын-кызлар әйтэ ирләренә: “Кайтыйк әйдә,теге киткән бит“. Исем белән әйтәселәр килми, Арабызда бар бит андыйлар. Барыбыз да шунда китәсе шул, Беркемне дә алып калмыйлар. Дөнья булгач төрле хәлләр була, Бисмилласыз аяк атламыйк. Туган нигезләрдән ерагаеп Үпкәләрне озак сакламыйк. Гомер кыска, күрешкәләп торыйк, Кунак итеп чәйләр эчерик. Беребез дә мәнгелеккә килми, Бер-береңне,әйдә, кичерик! ФӘҺИМ БИКМИЕВ Саба(ТӨБӘК)