Хәерле көн, Татарстан!() “Өйгә илтүче юл” проекты - Исхаковлар гаиләсе

Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә соң? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Кемдер яхшы эш һәм лаеклы хезмәт хакы дип исәпли, кемдер бәхетне көйле барган көнкүрештә күрә. Ә Тукай районы Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфирә белән Раиф Исхаковлар өчен бәхет сере – зур тату гаиләдә, аның – кадерен береп яшәүдә. “Өйгә илтүче юл” проектыбызның бүгенге чыгарылышы үз улларыннан тыш, балалар йортыннан тагын ике кыз алып үстергән Исхаковларның бәхет серен ачыклауга багышлана. Үзенең йөрәгендә мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны сыйдырганнар гына тирә-юньгә нур һәм шатлык таратырга сәл&